Революциягә кадәрге чорда ничек яшәгәннәрен өйрәндем. Ул вакытта авылларда байлар һәм ярлылар яшәгән. Ярлылар байларга ялланып эшләгән, кайвак4ыт тамак туйсын өчен генә дә эшләгән. Эшләре исә бик авыр булган. Әлеге фотода авыл ирләре басуда иген чәчә. Тубалларга икмәк салып, менә шулай кул белән чәчкәннәр. Ә җирне сөрүләре исә сабанга ат,үгез яки сыер җигеп башкарганнар. Биредә шулай ук башка көнкүреш әйберләре дә урын алган.
Балаларга уйнарга уенчыклар, әлбәттә булмаган. Алар нәрчә тапсалар, шуның белән уйнаганнар. Мин музейда урнаштырылган уенчыклар арасында агач таяклар, хайван сөякләре, савыт-саба ватыклары күрдем. Ә бездәге уенчык ничек күп! Музейга баргач кына үзеңнең нинди матур тормышта яшәвеңне аңлыйсың икән бит.
Ә монысы урта хәлле кешенең ишегалды. Аның үз кулы белән ясалган эш кораллары, ат арбасы, көнкүреш кирәк-ярагы. Алар ярма яргыч белән онны да үзләре ясаган. Менә шундый уңган булган безнең бабаларыбыз.