ГлавнаяБЛОГИБарысы турында да кыскачаКөнкүреш экспозициясе

Новые записи

Көнкүреш экспозициясе

Автор
Опубликовано: 1215 дней назад (20 ноября 2022)
Редактировалось: 1 раз — 3 марта 2026
+1
Голосов: 1
Көнкүреш экспозициясе
Мөслимнең туган як музеенда районыбызда яшәүче төрле халыкларның борынгы заманнарда ничек яшәвен күрсәткән экпозиция бар. Безнең районда татар, рус, керәшен, марилар яши. Бу фотода руслар. Аларның киемнәре һәм көнкүреш ңиһазлары менә шушындый булган.
Көнкүреш экспозициясе
Ә монысы- татарлар. Монда бар әйбер чигүле, халкыбыз кул эшенә бик оста булган. Бишек миңа аеруча ошады.
Көнкүреш экспозициясе
Авыл миче бездән аерылгысыз. Элек ул тормыш учагы булган. Ашарга пешергәннәр, өйне җылыткан, мич башында йоклаганнар да.
Көнкүреш экспозициясе
Һәр татар гаиләсендә Коръән китабы булган. Әлеге китапларны музейга райондашларыбыз алып килгән. Мондый китаплар бездә дә бар, ул безгә әтиемнең бабасыннан калган. Ул бик укымышлы мулла булган. Мин үзебезнең нәселебез белән горурланам.
283 просмотра
Комментарии (3)
Анвар Хасаншин # 20 ноября 2022 в 16:18 0
Бик бай музей!
Айзиля Муллагалиева # 20 ноября 2022 в 16:52 0
Отличный музей молодец!
Равиль Кашапов # 20 ноября 2022 в 17:18 0
интересная статья и красивый музей