Ачасыр авылы. Гомәр Саттар-Мулиле.
Автор
|
Опубликовано: 3968 дней назад ( 3 декабря 2014)
Редактировалось: 1 раз — 13 октября 2025
|
|
Ачасыр авылы. Гомәр Саттар-Мулиле.
Борынгыдан, болгардан
Тау ягында бер авыл бар,
Исеме - Олы Ачасыр,
Исемендә - олы тылсым,
Исемендә - тирән сер.
Монда туган Таһирилар,
Рәмзия Афзалилар,
Моннан Ләззәт, Алсулар,
"Туган тел" дип, "Милләт", - дип,
Җан атуда,эш-хезмәттә,
Яртауда ярсулар.
Күпләр синдә андыйлар;
Каюм бабабыз рухын
Заманча дәвам иттереп,
Заманча яшәтә торган
Бүгенге Насыйрилар.
Ачасырда чишмәләр күп,
Суларында зәмзәм тәм,
Ачасырда чибәрләр күп
Шуңа Ачасырда ямь.
Иртән, кичен ачыла монда,
Күңелгә хуш, дәртле җыр,
Җырлый тау ягы авылы-
Җырлый Олы Ачасыр.
Бар олысы, бар кечесе-
Икесе дә Ачасыр,
Ачасырның исемендә,
Кешеләре җисемендә
Күркәм милли асыл җыр-
Чагыла тарих, чагыла чор.
Татар тарихы маңгаенда,
Җыерчыкланган тирән сыр,
Синдер Олы Ачасыр,
Насыйри музеен ачып,
Мәктәбебез музеен ачып,
Шул сырларны - тылсымнарны
Бераз ача, ача сер,
Бүген безгә Ачасыр.
Шуңа ачасырлыларга
Якташларга рәхмәтләрем,
Ихтирамым ифрат зур.
1241 просмотр
Комментарии ()
Камиль Гайнуллин
#
4 декабря 2014 в 16:37
+17
|
|
Бу шигырьне Мулла Иле профессоры Гомәр Саттаров авылда музей ачылган көнне сөйләгән иде.
|
|