
значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.









Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!
| Автор блога: | Камиль Гайнуллин |
![]() Тулы исем: Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров Һөнәре: галим, язучы Туу датасы: 14 февраль 1825 Туу җире: Олы Шырдан, Зөя өязе, Казан губернасы Ил: Rusiya İmperiyäse Милләт: татар Үлем датасы: 2 сентябрь 1902 (77 яшь) Үлем җире: Казан Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 – 1855 елларда Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә укый. Бу мәдрәсәдә ул 1855 елга кадәр унбиш ел укый. Гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Аннан соң Духовное училищеда, соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта. Семинариядә ул 15 ел эшли. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә. 1879 елдан башлап К.Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Бар гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый. Һәр язны туган авылы Шырданга кайта, кыр эшләрендә катнаша, җәйләрен Зөя өязе авылларына чыгып, халыкның телен, гореф – гадәтләрен өйрәнә, тарихи истәлекләр, фольклор әсәрләрен җыя. Әдип бар көчен, сәләтен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә, аларны үз акчасына бастыра. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана. К.Насыйри күбрәк Казанда яши. Берничә тапкыр агасы Габделхәй янына Мәскәүгә, Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм имтихан тотар өчен Уфага барып кайта. 1893 елның җәендә Оренбург янындагы Каргалы авылында була. К.Насыйри китапларын үзе төпләгән, көнкүреш әйберләре ясаган. “Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеше, мин һәр көн бер – ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләр ясыйм”, - дип әйтә торган булган. Ул рәсем ясаган, географик карталар сызып, календарьларына урнаштырган. К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй диярлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга. Электр ярдәмендә дәвалану, туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә генә ул йөрерлек хәлгә килә. К.Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә. Бөек мәгърифәтче, әдип Каюм Насыйри татар халкының рухи үсешенә ярты гасыр буена фидакарь хезмәт итеп килде. Ул фәннең барлык тармаклары буенча диярлек җиңел аңлаешлы, мисалларга, иллюстрацияләргә бай мавыктыргыч кулланмалар язды. Татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзеде. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләрен кертеп һәм оригиналь әсәрләр иҗат итеп “Кырык вәзир кыйссасы”, “Фәвакиһел җөләса фил - әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”), “Кырык бакча” җыентыкларын төзеп бастырды. Халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып укучыларга тәкъдим итте, халыкның күзен ачуга, аң – белемен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте.
Камиль Гайнуллин
27 марта 2015
+16
1460
5 комментариев
|
|
Безнең мәктәптә бүген "Аҗаган" уены оештырылды. Аны ел саен үткәрәләр. Мин укырга кергәнче апа-абыйларга ияреп килә идем. Ә менә быел үзем дә катнаштым.
|
![]() |
|
2015 нче елның 9 маенда Бөек Җиңүгә 70 ел була. Безнең мәдәният йорты каршында 2 һәйкәл куелган. Сугышта үлеп калган авылдашларга һәм тыл хезмәтчәннәренә.
Авылыбыздан Бөек Ватан сугышына бик күп кеше киткән. Әмма, кызганычка каршы, аларның якынча 240 гы кире үз туган туфрагына кайту бәхетенә ирешми. Аларның исемнәре мәңгелеккә безнең күңелләребездә сакланыр, дип әйтәсе килә. Чөнки алар бүгенге буынның тынычлыгы өчен көрәшеп, үз башларын сугыш кырларында салганнар. Яшь буынга сабак булсын, аларның исемнәрен укып мәңгегә хәтерләрендә сакласыннар иде. Бәлки, кемнәрдер үз бабаларын, туганнарын да табар. Мәңгелек дан аларга! Авыр туфраклары җиңел булсын! |