ФАЙДАЛЫ ЯЛЛАРЫМ
Көзге яллар бик кыска бит,
Күз ачып йомганчы узды ул.
Һәр мизгеле онытылмаслык булып
Хәтеремдә сеңеп калды шул.
Мин ялда бик күп эшләдем,
Укыдым, әниемә дә булыштым.
Ә эшләремне тәмамлагач,
Ял итәргә дә уйладым.
Әнием белән без икәү,
Мәдәни команда төзибез.
Мәдәни чараларга да
Һаман бергә йөрибез.
Көзге ялда әнием мине
Алып барды шәһәргә .
Музей да күрдек без,
Кердек китапханәгә дә.
Безнең команда , менә
31 нче октябрь көнне
“Туган якны өйрәнү музее”на
Юл тотты тиз генә.
Кердек ишеген ачып,
Яп-якты бөтен урын.
Бүлмә саен тарих сине
Озата кебек төз басып.
.





1 нче ноябрьдә без
Китапханәдә булдык.
Китап- журналлар карадык,
Күргәзмә белән дә таныштык.
Гөлләр белән бизәлгән
Якты уку залы бар.
Ул рәсемле китаплар,
Журналлар, барыда бар.




Авылыбыз уртасында,
Урнашкан бер бина.
И дусларым, белсәгезче - бу
Иң шәп, әйбәт китапханә!

3 нче ноябрь көнне булдык,
Авылым китапханәсендә.
Фәридә апа безне бик теләп ,
Йөртте “китап илендә”.


Тирә-ягы ал да, гөл
Күзгә ташланып тора.
Шуңа күрә бу китапханә,
Үзенә тартып тора.
Бездәгедәй китапханә
Юктыр ул һичкайда!
Ә инде китапханәчебез
Шундый өлгер һәркайда!
Менә шулай күңелле,
Яллар файдалы үтте !
Ә хәзергә мәктәбемдә
Укыр вакыт та җитте!