Мин шүрәле рәсемен бик тырышып ясадым. Тик никадәр генә тырышсам да бик матур килеп чыкмады бугай. Безнең мәдәни көндәлектә ул менә болай ясалган:
Ә минем шүрәлем менә мондый булды:
Мин аңа әле шигырь дә яздым:
Бик тырышып ясадым мин,
Булды матур шүрәле.
Үзе матур, үзе батыр
Һәм сөйкемле, күр әле!
Сезгә ошыймы, дусларым?