Туган ягым
Минем туганягымда
Иркен басу-кырлар.
Шул кырларда яңгырый
Шат күңелле җырлар.
Туган җир, туган як
Ул — безнең Ватан!
Ә мин үз Ватанымны
Хөрмәтлим һәм яратам.
Татарстан туган илем.
Татар телем туган тел
И бала, син дә онытма,
Туган телне саклый бел!
Туган ил, туган телне
Өйрән син сакларга.
Туган илдә яшәп
Ватаныңны якларга.
Нет комментариев. Ваш будет первым!