Туган илемә дан!

25 апреля 2017 - Залия Набиева

     Туган илемә дан.

Татарстан — минем туган илем

Шунда туып үстем мин.

Бик яратып мәктәбемдә

Татар телен укыйм мин.

 

Нинди матур безнең кырлар,

Ишетелә моңлы җырлар,

Яшелләнә киң далалар

Челтерәп тора агар сулар.

 

Үз Ватанымны хэрвакыт

Мин әзермен сакларга,

Үземнең милләтемне дә

Мин әзермен якларга!

Рейтинг: 0 336 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!