Нинди киң туган ягымда
Урман, болыннар, кырлар.
Туган ягым турында күп
Матурдан-матур җырлар.
Татарстан-туган җирем
Минем сөекле Ватан.
Шуңа аны хөрмәт итәм,
Шуңа аны яратам.
Иң газиз телем-туган тел,
Дустым, аны яхшы бел.
Кирәк телне сакларга,
Аның данын якларга.