Бу — минем туган илем, Иркен, киң кырлар. Һәркайда яңгырый Бәхетле җырлар. Ирекле, горур, сөекле, Бу — безнең Ватан. Нәкъ менә шуның өчен Мин аны бик яратам. Иң йомшак, назлы, аһәңле, Без сөйләшә торган тел. Үзеңнең туган телеңне Син бик тә яхшы бел. Үз Ватанымны һәрвакыт Мин әзермен сакларга. Үземнең халкымны да Мин әзермен якларга.
|