Нинди матур бездә болыннар һәм кырлар.
Илебез турында яңгырый шат җырлар.
Һәркем өчен изге ул Туган ил — Ватан!
Илемне, газиз җирне мин бик яратам!
Төрле телләр өйрән, яхшы укы, күп бел.
Онытма беркайчан, якыны-туган тел!
Әти-әниләр бар безне якларга,
Тиеш без аларны һәрчак сакларга.