Безнең якларда сузылып ята кырлар,
Ул кырларда үсә яшел уҗымнар.
Аларны күргән һәр кеше,
Уйланып яза җырлар.
Җырлар Ватаным турында,
Бөеклек хисе белән,
Чөнки татар баласы:
"Яратам!"-ди, мин беләм.
Үз теле, иле белән,
Горурлана һәр татар.
Юкка гына Тукай да бит:
"Телеңне бел!"- дип язмаган.
Шуңа күрә, дусларым!
Телебезне кирәк сакларга,
Ә илбасарлар керсә әгәр,
Китәрбез Ватан якларга!