Татарстан — минем ватаным
Һәркөн матур булып ата таңың.
Татар дигән бөек исемем бар,
Шуңа күрә сине яратам!
Авылым тирә-ягын
Ураган басу-кырлар.
Шул кырларда яңгырап торсын
Шатлыклы- матур җырлар!
Татар теле — әнкәм теле
Тукай бүләк иткән тел.
Үз телеңңне онытма син!
Кадерли һәм саклый бел!