Ноталарның исемен санап, шигырьне укып чыктым. Менә шундый шигырь язылган:
Бакчада редис, помидор,
Фасоль — уңыш ярыйсы.
Бер карга җәфа булды бит,
Чукый шуның барысын.
Күренми поскан җиреннән,
Миләш төбендә песи
Сикереп чыкты, карганы
Эләктермәкче: "Аһ, син!"