ГлавнаяСТАТЬИАрхивВыполненные заданияC.11 - Запишись в кружокӨйдәге спектакль «Принц-тукран»

Өйдәге спектакль «Принц-тукран»

11 февраля 2017 - Камиль Сулейманов

Дөньяда бер гүзәл принц яшәгән ди. Ләкин аның дуслары булмаган, шуңа күрә аның еш кына эче пошкан. Принц бик китаплар укырга яраткан һәм бу мавыгу аны икенче, тылсымлы әкиятләр дөньясына алып киткән. Бервакыт Яңа елда принц чыршы астында ялтырый торган әйбер күргән һәм аны, якынрак карыйм диеп, кулына алган, якынрак карыйм диеп.

Кинәт залда усал тылсымчы хатын барлыкка килгән һәм шулай әйткән:

— Син, принц, бу тылсымлы таякны тотынып, мине уяттын. Таякка мине хәйләкәр көнчыгыш жене алдап качырды. Мин синең еш эчен пошканынны беләм. Шуңа күрә мин сине тукранга әйләндерәм – син очарсың һәм бөтен дөньяны өстән карарсың. Кайгырма! Сау бул!

Принц бер сүз дә әйтәлмәде. Аның куллары канатка әйләнде, борыны – томшыкка. Нәрсә эшләргә? Принц сараеннан очып китте.

 Африкада очканда принц-тукран фил баласын күрде. Ул тезеннән күтәрелә алмый икән. Принц-тукран фил янына утырды. Фил баласының озын хортумы ярыкта кыстырылган икән.  Принц-тукран фил баласына иреккә чыгарга булышты.

Фил баласы принц-тукранның беренче дусты булды.

Принц-тукран очып китте. Әзрәк очкач, ул Буратиноны күрде. Буратино нигәдер елап утыра иде. Принц-тукран, жиргә утыргач, агач астында Буратиноның алтын ачкычын курде. Менә нәрсәне аның китаптагы дусты югаткан икән!

Буратинога алтын ачкычны биргәч, аның битендә принц-тукран икенче дусны тапты.

Тагын бераз очып баргач, принц-тукран баһадирны күрде. Ул зур батыр яшьләре белан елый иде.

Нәрсә булган икән? Аның тылсымлы кылычы югалган булган. Безнең игелекле принц-тукран аны карак саесканның куешкасында тапты.

Әлбәттә, баһадир безнең героебызга дус булырга тәкъдим итте.

Кинәт принц-тукран алдына Бэтмэн килеп чыкты. Ул: «Мин усал  тылсымчы хатынның тәүбәсен алам, чөнки син өч дус үзенә таптын. Син бик иглекле кеше, шуңа күрә синең чын дусларын куп булыр», — диде.

Менә безнең тукран кире принцка әйләнде. Хәзер инде принцның беркайчанда эче пышмады. Ул гел үзенең дуслары янына кунакка йөри башлады. Дуслары да аның сараена кунакка килделәр, төрле уеннар уйнадылар.

Менә шундый әкиятне без уйлап чыгардык һәм өйдә спектакль куйдык.

Рейтинг: +5 639 просмотров
Комментарии (4)
Кочетков Мансур # 12 февраля 2017 в 22:15 0
Камиль, булдыргансыз. Бик якши!
Айгуль Алишева # 27 февраля 2017 в 07:14 0
Любопытно
Альмир Мифтахов # 27 февраля 2017 в 13:38 0
Бик шэп экият!!! Афэрин!!!
Ильяс Надршин # 9 марта 2017 в 10:05 0
Кызык! Молодец! +5!