18 нче ноябрь Кыш бабайның туган көне!
Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар. Ничә яшь икәнен төгәл белмәсәк тә, ул бәйрәмен билгеләп үтә.
Кыш бабай дигәч, ап-ак кар өстеннән капчыгын күтәреп, таягына таянып, елмаеп баручы Кыш бабай күз алга килә. Аның турында сөйләшә башлагач ук күңелләр шатлана башлый. Ул килер алдыннан ниндидер могҗиза көтәсең, ул киткәч тә ниндидер үзгәрешләр булыр кебек тоела.
Кадерле Кыш бабай!
Котлыйм Сине Туган Көнең белән! Сиңа исәнлек-саулык, тазалык телим, гел шулай балаларны күчтәнәчләре белән шатландырып, сөендереп торырга язсын! Без Сине бик яратабыз! Ел да сине котеп калабыз!!! Бик зур рәхмәт Кыш бабай!
Кыш бабай.
Әй, кыш бабай, кыш бабай,
Син бигрәк матур бабай.
Бит очларың алсулы,
Үзең бик тә акыллы.
Килгәнсең син ерактан,
Күчтәнәчең мул-зурдан.
Кигәнсең кызыл чапан,
Кулыңда йомшак куян.
