
Кадерле Кыш бабай ! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле кеше сез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, кешелекле, юмарт булып калыгыз.

