Әй, Кыш бабай. Кыш бабай,
Сине бик яратабыз.
Син бит безнең барыбызга
Гел шатлык таратасың.
Киләсең син капчыгыңа
Бүхет, шатлыклар салып.
Бүләкләрнең күплегенә
Торабыз без шаккатып.
Туган көнең белән, бабай,
Сине котлыйбыз.
Мәңге шулай шат булып
Калуыңны телибез!