Кыш бабайга котлау
Ап-ак карлар яуган чакта
Кыш бабаебыз туган.
Кыш бабаебызны котларга
Энҗе карлар да яуган.
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Туган көн котлы булсын.
Ап-ак карларга төренгән
Бәхетең тулып торсын.
Сызламасын аяк-кулың,
Хәвеф-хәтәрләр күрмә .
Тыныч күңел, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә.
Кулыңнан килгән кадәрле
Булышасың һәркемгә.
Яхшылыгың игелек булып
Кире кайтсын һәркөн дә.
Матурлыгын тоеп туар таңның,
Шатлык белән типсен йөрәгең.
Ак бураннар белән бәхет килсен,
Чынга ашсын минем теләгем.
