«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯСТАТЬИАрхивРодительский комитет 2017Минем әнием иң яхшысы!

Минем әнием иң яхшысы!

30 октября 2017 - Сабирзянова Язиля

 

   Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.
Әни… Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.
     "Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием.                                                                                                                                                         
Әнием Гөлнара Фоат кызы Аксу авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфларны   укыта. Әнинең тормыштагы девизы – "Гел алга!". Холкы да шундый иде: тик торуны, эшсезлек, ялкаулыкны яратмый.

Әнием мине төрле мәдәният учакларына алып бара. Халкым тарихы, халкымның төрле танылган шәхесләре белән таныштыра.

 

Әнием конкурсларда катнашыргада вакыт таба.Ул район  һәм республика күләмендә узган олимпиадалар, конференцияләрдә катнаша, укучыларны да төрле бәйгеләргә әзерли. Аның укучылары төрле урыннар яулыйлар.

Әнием "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында да миңа бик теләп булыша. Төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйм. Ә узган ел миңа президент чыршысында булырга насыйп булды.

Рейтинг: +4 672 просмотра
Комментарии (4)
Арина Багаева # 1 ноября 2017 в 11:50 0
Удачи!+
Игошин Яромир # 1 ноября 2017 в 18:02 0
Замечательно рассказала о маме, Язиля! Мой голос за Вас! Удачи!
Зиля Бикмаметова # 3 ноября 2017 в 16:50 0
Молодец, удачи вам!!!
Алина Зиганшина # 4 ноября 2017 в 10:27 0
Язиля, синен эниен унган, тырыш, актив кеше! Унышлар телим эниенэ!
Мы в контакте