Минем гаиләм

7 декабря 2018 - Рафаэль Назипович

                                                                                                                        Мин гаиләмне яратам

          Безнең гаиләбездә дүрт кеше: әтием, әнием, энем һәм мин. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр. Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әниебез тәмле итеп ашлар пешерә.
         Буш вакытларыбызны бергә үткәрәбез. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз. 

Рейтинг: +32 390 просмотров
Комментарии (1)
Рафаэль Назипович # 7 декабря 2018 в 11:03 0
Гел шулай бәхетле яшәгез.