

Бу фотоларда өебездәге китап шкафын күрсәттем. Минем бабам китапларны бигрәк тә ярата, аның коллекциясе бик зур — зуррак булгач, аның китапларын да укырбыз. Үзебездә китапханә зур түгел, ул 3 этаждан тора: иң өске катында минем һәм яраткан абыемның кулдан ясаган әйберләрен саклыйбыз, урта полкада икебезнең грамоталар һәм кубоклар тезелгән, ә аста — китаплар… Хәзергә мин балалар өчен язылган китапларга мөрәҗәгать итәм. Районыбызның үзәк китапханәсендә яңа укучы картасы да бирделәр миңа. Ә өйдәге китаплар арасыннан "Әкиятләр илендә" китабын яратып укыйм. Анда мин яраткан әкиятләр өч телдә бирелә — акрынлап барысын да укып чыгачакмын. Бу китап миңа төрле телләрне (татар, рус, инглиз) өйрәнергә ярдәм итә.