МИНЕМ ЯРАТКАН КИТАБЫМ.
Безнең өйдә укырга бик яраталар. Шуңа да китапларыбыз аз түгел. Күп алар. Балалар өчен дә булган китаплар аерым бер киштәне алып торалар. Әле анда да сыймый.

Китаплар дигәндә, менем кечкенә генә хобби бар. Мин китапларның авторларының имзаларын җыям. Миңа булган теләкләрен яздыртам.Инде берничә шундый китап бар. Карагыз әле:




Бүген мин Әхтәм Фәтхинең "Балачак хыяллары" дигән китабы турында язарга булдым.

Бу китапны Әхтәм абый Фәтхи миңа үзе бүләк итте. Китапның тышлыгында истәлекле язу да калдырды. "Кәримгә истәлек өчен. Яхшы укы! Автор" дигән шул язуда.

Бу китапны вакытсыз вафат әнисенә Мәгъмүрә Сахап кызының якты истәлегенә багышлый. Тышлыктагы рәсемнәрне һәм шигырьләргә иллюстрацияләрне — Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, авторның бертуган абыйсы Әхсән Фәтхетдинов эшләде.
Бу китапта лирик һәм юмористик шигырьләр җыелган. Әхтәм Фәтхи болай язган: "Бәбиләрдән бабайларгача укып елмаю, утырып уйлану өчен шигырьләр." Шул шигырьләрдән берсе:
МЕНӘ СИҢА ӨЙГӘ ЭШ
— Бар өйгә эшем эшләдең,
Бусын да кире какма:
Хәзер, әни, минем өчен
Шул шигырьне дә ятла!
Дуслар, үзебезнең татар телен онытмагыз! Татар телендә күбрәк китаплар укыгыз!