Туган як һәркемнең куңелен узенчә эзлексез тартып тора. Минем эбием белэн бабам да озак еллар шэхэрдэ яшэп туган яклары Югары Яхшый авылына кученеп кайттылар.
Югары Яхшый авылының килеп чыгышын белер өчен безгә 1884 елларда бер җәмгыять хасил иткән һәм соңга таба юкка чыккан Кузгалак Яхшый дигән авылның килеп чыгышын һәм яшәвен карап китәргә кирәк.Чөнки Яхшыйның килеп чыгуын шул авыл белән бәйләгән мәгълүмәтләр бар.Ул рус кәгазьләрендә башта Кузгалакова, аннан Кузгалак Яхшеево исеме белән теркәлгән. Докуметта Кузгалак авылының ике кешесе Иркә Яхшыев һәм Хәлил Солтанов исеме телгә алына. Тагын шунысы әһәмиятле: монда Яхшый авылының атамасы кеше исеменә барып тоташа дигән фараз булырга мөмкинлек.Беренчесе: Иркә Яхшыев, авыл буласы урында беренче нигез кормаса да, моны аның әтисе эшләве ихтимал. Аннары ул чагында Югары Яхшый авылы я башка аймакка исәпләнгәндер, яисә бөтенләй булмагандыр. Монысы икенче фараз. Кәгазьдә куренгәнчә монда ике гаилә яшәгән. Түбәндә китереләчәк халык саны алу мәгълүматләры да шулай фикер йортергә этәрәләр.
Кечкенэ авылның күренекле кешеләре: Дөлфәт Шәрипов -ветеринария фәннәре докторы, профессор, Макифи Бәдретдинов-хуҗалык һәм фән эшлеклесе, ТРның атказанган машина төзүчесе, Мәкки Бәдретдинов-партия-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Югары Советы депутаты(1990-1995),"Почёт билгесе"ордены ковалеры, Сәмигә Сәүбәнлва- мәдәният хезмәткәре, язучы, Айсылу Галиева-журналист, филология фәннәре кандидаты, Фәрхетдинов Миннефлүс -шагыйрь, мәктәп белән тыгыз элемтәдә яши, Ләбиб Лерон -Югары Яхшый сигез еллык мәктәбендә 1972-1917 елларда белем ала, шагырь, Абдулла Алиш исемендэге буләк иясе.
Хэзерге вакытта авылда мэктэп, балалар бакчасы, фельдшерлык пункты х.б эшли.
Мин дэ каникулларда хэм ялларда Югары Яхшыйга эбием белэн бабам янына кунакка кайтам.





Саубулып тор Яхшыем! Килэсе ялларга тикле!