ГлавнаяСТАТЬИАрхивМой родной крайТуган ягым - Карилем

Туган ягым - Карилем

28 ноября 2016 - Амин Закиров

                                   Туган ягым (шигырь)

                                   Туган авылым  Карилем

                                    Булса да бик кечкенә,

                                    Көмеш сулы саф чишмәләр

                                    Бары тик бездә генә.

Ямьле инеш буйларында

Үсә бөдрә таллар.

Сандугач сайравы белән

Ата бездә ал таңнар.

Сокланам мин авылыма

Юллары чиста, тигез.

Елга ярына тезелгән

Чишмәләр саны чиксез.

Авылымнан ерак түгел

Ямьле карурман шаулый.

Гөмбә, җиләк җыярга

Анда кем генә бармый.

Авылыбызның горурлыгы-

Җәелеп киткән артышлык.

Гөлҗимеш, җиләк җыярга,

 Җыела монда халык.

Авылыбызның бер ягында

Чикләвекле биек тау.

Безнең изге бурычыбыз-

Шушы матурлыкны саклау.

Туган якның табигатен

Пыч(ы)ратмыйк әле, дуслар!

Җир-анага назлы булсак,

Ходай хәвефләрдән саклар.

Амин!

Рейтинг: 0 381 просмотр
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!