Мин Иске Рәҗәп авылында яшим. Ул изге Болгар җиренең бер өлеше булып тора. Авылыбыз бик матур безнең. Аның тирә-ягын яшел урманнар чорнап алган. Авылыбызны күккә менеп карасаң, ул диңгез эчендәге яшел утрау кебек кебек күренәдер.Авыл эченнән бик матур елга ага. Суы аның шундый чиста, ләкин салкын.Елгада рәхәтләнеп казлар коена. Авылыбызның нәкъ уртасында мәчет салынган. Аның манарасы ялтырап, балкып тора. Урамнарыбыз безнең чиста, иркен.
Мин авылымны бик яратам. Кая гына барсам да, мин авылыбызны сагынып кайтам. Ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!