Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм.
Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Мин Лаеш шәһәре Атабай авылында туганмын. Минем авылым бик матур урында урнашкан. Авылны урман әйләндереп алган. Урманында бик күп төрле агачлар, куаклар, җиләкләр, матур чәчәкләр үсә. Анда керсәң чыгасы килми. Шулай ук урманда кыргый җәнлекләрне һәм төрле кошларны очратырга мөмкин.
Минем авылымда туган ягым шикелле якын әти-әнием, туганнарым бар. Туган авылымны яраткан кебек аларны да мин бик яратам!