«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

Туган ягым

15 ноября 2016 - Амин Закиров

Туган ягым

    Туган ягым — Балтачым! Нигә син шулхәтле кадерле, якын икән?! Мин яши торган авыл, мин иснәп үсә торган hава, тирәмдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, халык бәйрәмнәре, ачык йөзле, сабыр кешеләре. Болар барысы да мина бик кадерле. Нинди ямьле жирләр булмасын -үземнең туган төбәгемнән дә, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак жир юк.

Минем туган ягымда бик матур урын — тылсымлы күл бар.  Күл тирәсендә яктыра башлауга, иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Кояш чыгышы ягында күк йөзенә алсу-кызгылт нурлар җәелә. Баш  өстеннән сөт кебек, мамык кебек жиңел томан күтәрелә. Яр буенда балыклар уйный башлый. Тирә — ягында  нинди генә  агачлар, үсемлекләр үсми. Яшел яфракларга күмелгән әрәмәлекләрдә хуш ис иснәп, матур чәчәкләр күреп йөрүе үзе ни тора! Болар бөтенесе дә кешеләр өчен, аларның бәхете өчен эшләнгән.

    Шушындый бай, гүзәл табигатьле жирдә, әлбәттә, яхшы күңелле кешеләр яши. Безнең як кешеләре — искиткеч тырыш, эшчән халык. Алар элек-электән терлек асраган, жир сөргән, иген иккән. Шуңа да карамастан, үзенә — үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан. Авыр хезмәттән соң,  кыр эшләре беткәч, халкым Сабан туе уздыра. Бу бәйрәмдә   бик күп төрле  милли уеннар  уйнала. Бәйрәмнең иң күңелле hәм дулкынландыргыч өлеше — ат чабышы. Атларның hәрберсенә дә чиккән сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк итәләр. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп hәм кашыкка йомырка салып йөгерү – боларның  барысын да фәкать Сабан туенда гына уйныйлар.

   Әйе,  минем халкым нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен онытмый.

     Минем Балтачым чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле Балтачым.  Ә без синең, чәчәккә су сипкән кебек, яраткан су сибүчең — синдә яшәүче халкың булырбыз.

Рейтинг: 0 491 просмотр
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

Мы в контакте