Туган авылым.
Мин Әлмәт районының Бишмунча авылында яшим.Авылыбыз тау итәгенә салынган. Минем авылым иң гүзәл авылларның берседер. Якында гына куе урман. Бер ягыннан бормаланып Ирәч елгасы ага. Искиткеч минем авылымның табигате! Тәмле чишмәләре эчеп туя торган түгел. Ул инде күпләрнең йортларына да кергән. Кемнәрнеңдер ишегалдында. Җәй айларында тау итәгеннән җиләк җыябыз. Урманнарына дару үләне, гөмбә җыярга барабыз.
Авылымның халкы да кешелекле, инсафлы һәм кунакчыл. Апаларыбыз аш – суга оста. Килеп керсәң, тәмле ризыгыннан авыз иттерми чыгарып җибәрми. Бу сыйфатлар минем әниемдә дә бар. Ягымлылыгы, ачык йөзе, уңганлыгы, булганлыгы өчен аны барыбыз да хөрмәт итәбез.
Авыл уртасында – иман йорты. Ул беркайчан да буш булмый… Мәчетебез бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора.Әйе, бик яратам мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен. Күңелемне бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе били. Мин уземне чиксез бәхетле тоям!