Матурлардан матур безнең авыл! Яз көне тагын да матурая! Табигать яшел күлмәген кия дә, кошлар сайраганга сөенеп чәчәккә күмелә. Үги -ана чәчәген коюга бар дөньяга хуш ис таратып шомырт чәчәчк ата, ә үлән арасында сап-сары күз- тузганаклар! Аларга сирень иярә, калышмаска теләгәндәй миләш белән балан куып җитә. Матурлыкны аңлатырга сүзләр җитми, ул матурлыкны күрергә кирәк! Ә мин көн саен шул чәчәкләргә чумам! Мәңге яшә, авылым!