Минем туган авылым Иске Рәҗәп. Яратам да соң туган авылымны!.. Кая гына барсам да сагынып кайтам. Гел күз алдында тора авылым. Безнең авылдан да матур авыл беркайда да юктыр ул. Авылым уртасыннан елга ага, кырыйларында урманнар шаулый. Урманда нинди генә агачлар үсми, җиләкләре, гөмбәләре җыеп бетергесез! Ә һавасы… иснәп туймыйсың!!!