«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯСТАТЬИАрхивМой родной крайТуган авылым

Туган авылым

13 декабря 2015 - Сабирзянова Язиля

1. Авылымның үткәне.

Олы буын вәкилләре Аксу авылы оешу тарихын болай сөйлиләр: “Моннан өч йөз ел элек хәзерге Аксу авылы урнашкан урында куе урман була. Урман уртасындагы иңкүлектән чишмә агып чыга.

Тау итәгеннән төшкәч Бола елгасына бер километрлар чамасы җитмичәрәк "каты җир" дигән урын бар. Тау итәген ике яктан ермак кочып алган формада тора. Тау итәгеннән соң бик матур болын, шул болынның "каты җир" янына якынрак кара кизләү чишмәсе урнашкан. Шул чишмә янында Аксу исемле кеше яши. Тора-бара бу урында 6-7 хуҗалыктан торган "Аксу" исемле кечкенә генә авыл барлыкка килә”.

Бола елгасының икенче ягында Кукау дигән рус авылы урнашкан. Анда бик зур имениясе булган алпавыт яшәгән. Менә шушы авыл халкы Аксу халкын кыерсытканнар, талаганнар, кыйнаганнар, җирләрен алганнар. Бу кыерсытуга чыдый алмыйча, Аксу бабай, мондагы булган барлык хуҗалыкны ияртеп тау башындагы чишмә янына килеп урнаша. Халык тау башындагы урманны эшкәртеп, чишмә тирәсенә урнаша башлый.

Бу чишмәнең суы бик тәмле була, шулай ук ул күп сулы да була. Хәзерге вакытта бу чишмә кое итеп эшләнгән һәм "Бикмәмәт кое"сы дип атала. Яңа урында барлыгы 50-60 йорт кына була һәм ул да тирә — яктан биек койма белән әйләндереп алына. Бу койма чит кешеләрнең һөҗүменнән саклану өчен эшләнгән була. Күчеп урнашкан авыл Аксу бабай хөрмәтенә "Аксу" исемле булып кала. Шушы 50-60 йорттан торган Аксу халкы өчен авылдан читкә чыгарга бары тик бер генә капка була. Кешеләр кая гына барырга теләсәләр дә, шушы капкадан чыгып йөрергә тиеш булганнар. Бу кечкенә генә Аксу авылында кешеләр күч-күч булып урнашканнар, яки бер ишек алында 10-15 хуҗалык яшәгәннәр. Ләкин болай яшәү тора-бара авыл халкында ризасызлык тудырган. Чөнки авыл халкы һаман арткан һәм койма белән әйләндереп алынган кечкенә авылда халык бернинди һөнәр белән дә шөгыльләнә алмаган, һәм авыл халкы землемер чакырта. Ул авыл халкына тигез итеп җир бүлә һәм авыл халкын тигез урамнарга урнанаштыра. Шуннан соң авыл һаман зурая бара, ә халкы игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Авыл һаман зурая һәм, күпмедер вакыт үткәннән соң, бер ярым километрга сузылган өч урам барлыкка килә.
Ә кишер чәчү моннан 100-150 еллар элек башланып китә. Авыл халкы сөйләве буенча бер кеше Астрахань шәһәренә күчеп китә. Ә монда яшелчәлек бик нык алга киткән булган. Шуннан бу кеше орлык табыштырып Аксуга кайта һәм кишер чәчә башлый һәм аннан күп кенә доход ала. Аңардан күреп, әкренләп, башка хуҗалыклар да кишер чәчү белән шөгыльләнә башлыйлар. Тора-бара кишер чәчү барлык хуҗалыкның төп кәсебенә әверелә. Колхозлашканчы һәр хуҗалык 2-3 әр гектар кишер чәчкәннәр һәм аны якын-тирәдәге авылларга чыгып сатып, күп кенә доход алганнар. Хәзерге вакытта да Аксу халкы бу һөнәрен ташламаган, һәр хуҗалык кишер чәчү белән шөгыльләнә. Кишер чәчү белән бергә Аксу халкы башка яшелчәләр үстерү буенча да күп кенә авыллардан өстен торалар.

2. Авылымның бүгенгесе.

Бүгенге көндә   авылыбыз  302  хуҗалыктан торган кечкенә шәһәрчеккә тиң, 723 кеше яши. Бакчаларыбызга күз салсагыз: бер җирдә нәрсә генә үсми — кишер, чөгендер, су­ган, бәрәңге,  торма, сарымсак.  Ә менә — кишер! Ул бездә һәр өй артындагы бәрәңге бакчасының буеннан – буена сузылган, киңлеге 1 әр метр лы кишер түтәлләре алып тора. Бер сутый җир дә буш ятмый. Киресенчә, биредәге халыкка җир җитми, һәр хуҗалык утызар сутыйлы ике, өч, дүрт… бакча утырта. Шулкадәр җир бары кул белән генә эшкәртелә

3.Белем учагы.

Гыйльметдин Шәрәф ярдәме белән Кишер Аксуы авылында 1925 елда  мәктәп ачыла. 

Ә 1986 елда ике катлы ак кирпечтән төзелгән яңа бина укучыларын кабул итте. Бүгенге көндә мәктәптә 82 укучы укый, аларга 18 укытучы белем бирә.

Мәктәп яны бакчасында да нәрсәләр генә үстермибез. Яшелчәләрдән мәктәп бакчасында да иң зур мәйданны  кишер алып тора. 10 — 15  түтәл. Мәктәп тәҗрибә участогында без  экологик яктан чиста яшелчә, җиләк — җимешләр үстерергә өйрәнәбез. Ә кыш айларында шул яшелчәләрдән тәмле салатлар, файдалы ризыклар белән мәктәбебез ашханәсендә туклана­быз.

. Авылыбызның традициясе.

Авылыбызда ел саен,   кишерләрне алып бетергәч, зур бәйрәм “Кишер бәйрәме” оештырыла.  Авыл халкы  бу бәйрәмне көтеп ала, борынгыдан килгән  күркәм традицияләрен сакларга тырыша.

2009 нчы елның көзендә  “Кишер бәйрәм”енә  хөрмәтле кунакларыбызны каршыладык. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер – министр урынбасары авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтовлар килгән иде.

Рейтинг: +29 568 просмотров
Комментарии (30)
Алмаз Мыльников # 13 декабря 2015 в 03:11 0
dance v
Амир Бариев # 14 декабря 2015 в 07:02 0
молодец
Амир Гайнутдинов # 15 декабря 2015 в 06:32 0
Язиля, ты молодец!
Игошин Яромир # 13 декабря 2015 в 04:44 0
Отлично написала
Алина Зиганшина # 13 декабря 2015 в 05:49 0
Бик матур язгансын! Молодец!
Камиль Аглямзянов # 13 декабря 2015 в 06:59 0
Бик кызык
Разиля Ханова # 13 декабря 2015 в 07:51 0
v
Зиля Бикмаметова # 13 декабря 2015 в 09:31 0
Молодец!!!
Ярик Киселев # 13 декабря 2015 в 10:38 0
v
Зиля Гиззатуллина # 13 декабря 2015 в 11:02 0
Очень интересная статья
Ислам Ханов # 13 декабря 2015 в 11:44 0
Молодец!
Тимур Рысаев # 13 декабря 2015 в 13:11 0
Хорошо написала, молодец!
Далия Ловцова # 13 декабря 2015 в 13:27 0
Молодец!
Ляйсан Хафизова # 13 декабря 2015 в 14:16 0
dance
Аделя Галиева # 13 декабря 2015 в 15:49 0
Лови+!
Айзиля Закирзянова # 13 декабря 2015 в 15:49 0
dance
Азалия Гиззатуллина # 13 декабря 2015 в 18:15 0
Молодец
Ралина Гарипова # 13 декабря 2015 в 19:41 0
Лови+!
Зиля Аглетдинова # 13 декабря 2015 в 20:27 0
++++++++++++
Гулия Калимуллина # 14 декабря 2015 в 06:22 0
очень интересно)
Шаймуратова Зарина # 14 декабря 2015 в 06:31 0
шэп!
Инсаф Шамбазов # 14 декабря 2015 в 18:05 0
Как много информации!
Элина Насыбуллина # 14 декабря 2015 в 19:26 0
v
Алия Шакирова # 15 декабря 2015 в 20:19 0
матур язгансын! молодец!
Alina Samitova # 16 декабря 2015 в 06:03 0
бик матур.
Язиля Сабирова # 16 декабря 2015 в 19:39 0
авылыгыз тарихын әйбәт беләсең икән!
Милана Филипова # 24 декабря 2015 в 09:00 0
Молодец!!!
Данис Ишмухаметов # 5 января 2016 в 18:19 0
шеп
Гадель Егоров # 11 января 2016 в 18:58 0
Афәрин,бик шәп хикәя язгансың туган авылың турында!
Артем Балашов # 23 января 2016 в 07:04 0
+++
Мы в контакте