ГлавнаяСТАТЬИАрхивМой родной крайПо местам Тукая

По местам Тукая

28 апреля 2017 - Нияз Галимов

Тукай эзләре буйлап

 

1.    Кушлавыч. Монда Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә туа. 1889 нчы елның мартына кадәр яши. Кушлавыч авылында Тукайның музей-йорты һәм һәйкәле бар.

2.    Балтач районы (элекке Малмыж өязе) Сасна пүчинкәсе авылының мулласына кияүгә барырга мәҗбүр булган Бибимәмдүдә 1889 нчы елның язында үз янына Габдулланы  да алдыра. Монда нәни Габдулла 1990 нчы елның гыйнварына (әнисенең вафатына кадәр) кадәр яши.

3.    Өчиле. 1886 – 1888, 1890, 1892 – 1893, 1911 – 1912. (Мемориаль такта).

4.    Казан. 1890 – 1892. 1907 – 1913. Казанда Тукайга бәйле урыннар бик күп. Мәсәлән, Тукай урамы, Тукай мәйданы, Тукай скверы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Тукай музее, Тукай кинотеатры булган, Тукай клубы, метродагы Тукай станциясе, Тукай тукталышы, Тукай сәгате. Казанда Г.Тукайга ике һәйкәл куелган. Тукай мәйданындагы һәйкәл авторлары (1958) – скульпторлар С.Ахун, Л.Кербель, Л.Писаревский, архитектор Л.Павловский. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янындагы һәйкәл авторы  –  Е.И.Шулин. Казанда шулай ук “Кырлай” ял паркы эшли.

5.    Кырлай. 1892 – 1895. Кырлай авылында  Г.Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы һәм Сәгъди абзый йорты, Апуш чишмәсе, Тукай әсәрләренең геройларына скульптуралар бар. 2016 нчы елда төзекләндерү, яңарту эшләре башкарылды.

6.    Җаек (Уральск). 1895 – 2007. Бу шәһәрдә Тукайга музей һәм һәйкәл бар.

7.    Казан. 1907 – 1913. Иске Татар бистәсе зиратында шагыйрьнең кабере бар.

8.    Тукай Түбән Новгород (1908), Гурьевка (1909), Астрахань (1911), Самара, Уфа, Петербург, Мәскәү (1912), Троицк (1912) шәһәрләрендә дә була.

Мәскәү (2011 нче елда), Санкт-Петербург (2006 нчы елда), Уфа, Чаллы (монда сквер да бар), Түбән Кама (монда Тукай паркы да бар), Алабуга,  Астрахань, Төркиянең Анкара (2011) шәһәренең Тукай исемен йөрткән урамында, Истамбул шәһәрендә, Казакъстанның Семей шәһәрләрендә һәйкәлләр куела.

Әтнә район үзәгендә Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы бар, Әтнә дәүләт драма театры да Тукай исемен йөртә.

Арча районының Ашытбаш мәктәбенә Тукай исемен бирделәр.

атарстанда Тукай районы бар.

Кырлайда һәм Казандагы Тукай музеенда Тукай укулары үткәрелә.  Тукайга багышланган сәнгатьле сөйләү осталары конкурсы уздырыла.

Уфа, Ташкент, Нөкес, Анкара шәһәрләрендә Тукай урамнары, Истамбул шәһәрендә Тукай паркы бар.  Җаек шәһәрендә (Уральск) Тукай исемендәге типография, Татарстанның Чирмешән районында «Тукай» коллектив хуҗалыгы булган, «Шагыйрь Габдулла Тукай» – 305м проектлы туристик теплоход Иделдә һәм Чулманда (Камада) йөри.

Рейтинг: 0 638 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!