Наил Касыйм.
Нинди гүзәл, матур минем халкым.
Нинди гүзәл, матур минем халкым,
Сәхнәләргә килеп чыга балкып.
hай кызлары, сылулардан-сылу,
Эх егетләр, бәхет татар булу.
Нинди гүзәл, матур минем халкым,
Күз карашы күӊелемә якын.
Талантка бай һәрбер кызы, улы,
Җырларында сандугачлар моӊы.
Нинди гүзәл, матур минем халкым,
Гореф-гадәт, йолалары алтын.
Бәйрәмнәре нинди олы аныӊ,
Сабантуе әйләнә җир шарын.
Нинди гүзәл, матур минем халкым,
Кызлары – КОЯШ, егетләре – ЯЛКЫН.
Дәүләт тоткан хәтер бар канында,
Исеме зур, эзле җир шарында.
Нинди гүзәл, нинди матур халкым.
Яшәр мәӊге җир йөзендә балкып!