Кирәкле музей
Һәр кеше үз төбәгенең тарихын белергә, аны өйрәнергә тиеш. Бу эштә туган як музейларының әһәмияте зур. Безнең Әгерҗедә дә шундый музей оештырылды. Музей ике өлештән тора. Шуларның берсе шәһәр тарихына багышланган. Ә икенчесенә килеп кергәч, 20нче гасыр башындагы татар өенә кергән кебек буласың. Анда өстәл, урындык, эскәмияләр, эш кораллары, тормыш – көнкүреш җиһазлары, татар халкының өс киемнәре, кул эшләре тупланган. Бер як стенада шәһәр тарихын чагылдырган стендлар урнаштырылган.
Күптән түгел музейга экскурсияләр оештырдык.