музей

25 ноября 2015 - Адиля Сабирова

Музейда

               Без ноябрь аенда гаиләбез белән  Балтач районы Карадуган авылында урнашкан музейга экскурсиягә  бардык. Карадуган авылында ике катлы йортта ике музей урнашкан. Берсе Советлар Союзы Герое, татар язучысы Муса Җәлил музее, икенчесе – Себер тракты тарихы музее. М. Җәлил музее янында каһарман-авылдашларга багышланган сугыш һәм хезмәт даны Залы, музейда элемтә тарихына багышланган бүлек махсус урын алып тора. Карадуган музеенда атлы элемтә белән бәйле материаллар саклана. Мәсәлән, 1797, 1887 еллар элемтә юллары картасы, Казан губернасының телеграф картасы, морзе – телеграф аппараты, борынгы телеграф һәм телефон аппаратлары, репродукторлар, беренче телевизор, һәм Россиядә элемтә үсеше тарихын күз алдына китерергә ярдәм иткән әйберләр урын ала.

 

 

 

 

Рейтинг: +7 530 просмотров
Комментарии (6)
Алия Шакирова # 25 ноября 2015 в 16:18 0
здорово!
Ева Яндуганова # 25 ноября 2015 в 16:18 0
Молодец! интересно!
Ралина Гарипова # 26 ноября 2015 в 00:33 0
Молодец!
Алексей Агашков # 26 ноября 2015 в 06:05 0
Молодец
Камилла Юнусова # 27 ноября 2015 в 21:13 0
Алия, молодец! Мина да бу музей бик ошады!
Тимур Рысаев # 16 декабря 2015 в 10:27 0
бик матур