ГлавнаяСТАТЬИАрхивМой родной крайМинем туган авылым.

Минем туган авылым.

15 ноября 2015 - Cалават Идиятуллин

Минем авылым Минзәлә районы Исәнгол авылы. Исеме беренче булып килеп урнашкан кеше исеме белән бәйле.  Ике елга арасында урнашкан минем авыл. Бер ягыннан бормаланып Минзәлә елгасы акса, икенче ягыннан кушылдыгы Игәнә елгасы ага.  Елгалардан балык тотабыз. Җәй көне рәхәтләнеп су керәбез.  Авылымның кызыклы урыннары да бар. Иске Авыл, умарта чокыры, Шүрәле тавы шундыйлардан. Иске Авыл  - элеккеге авыл урыны. Хәзер аның истәлеге булып әрәмә генә калган. Ә умарта чокыры дип тикмәгә генә йөртмиләр. Элек бу урында землянка булган.Кышка колхоз умартасын шунда кышлата торган булганнар. Бүген бу тирәләрдә шаулап алтын туй чәчәкләре үсеп утыра. Иске авыл юлындагы калкулыкны “Шүрәле тавы” дип йөртәләр.  Авылым зур булмаса да һәр ел фасылында бик матур. Җәй көне әрәмәсеннән кара бөрлегән, балан җыялар, елгасыннан балык тоталар, болыннарыннан печән чабалар. Миңа авылым җәен  дә,. көзен  дә, кышын да, язын да бик ошый. Кечкенә булса да авылымны бик яратам мин.

Теги: туган, авыл
Рейтинг: +6 809 просмотров
Комментарии (7)
Ралина Гарипова # 15 ноября 2015 в 21:15 0
Бик матур язгансың.
Гулия Калимуллина # 17 ноября 2015 в 10:44 0
миңа ошады
Эмиль Хабибрахманов # 18 ноября 2015 в 11:50 0
dance
Cалават Идиятуллин # 19 ноября 2015 в 19:18 0
Рәхмәт.
Алия Шакирова # 22 ноября 2015 в 14:09 0
v
Максим Агафетов # 1 декабря 2015 в 18:31 0
music music music music laugh v joke
Dina Zainullina # 23 января 2016 в 17:31 0
молодец