«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

Кыш!

7 декабря 2018 - Рафаэль Назипович

Кыш бабай юлга чыккан ди, 
Тройкага утырып. 
Мин Кыш бабайга хат яздым, 
Ике биткә тутырып. 
 
Исәнме Кыш бабай диеп 
Башладым мин хатымны. 
Укып алчы минем хатны, 
Туктатып син атыңны. 
 
Сорау арты сорау яздым, 
Ниләр алып киләсең? 
Безгә ниләр кирәклеген, 
Син бит үзең беләсең. 
 
Яздым оныта күрмә дип, 
Безгә тыныч тормышлар 
Исәнлекләр, бәхет-шатлык 
Һәмдә зур-зур уңышлар. 
 
Балаларга бәхет -тәуфикъ 
Өлкәннәргә сабырлык. 
Акчаларда алып килче, 
Кирәк ярак алырлык. 
 
Язып сорар сүзләр беткәч 
Ябыштырып конвертны. 
Кыш бабайга юлладым мин, 
Шушы язган хатымны. 
 
Үтте микән ике-өч көн, 
Җавап хатларын алдым. 
Аның язган сүзләреннәм 
Мин укып хәйран калдым. 
 
Исәнме дускаем диеп 
Язып куйган башына. 
Җылы хәбәр эзли эзли 
Җиттем хатның астына. 
 
Менә аның язган хатын, 
Сездә укып карагыз. 
Безне ниләр көткәнлеген, 
Үзегездә аңларсыз. 
 
“5 яшькә яшәрттем Сезне, 
Үзеңдәген беләсең. 
Хәзер пенсиягә инде, 
65 тә китәсең. 
 
Газлар, бензин бәяләре, 
Быелда бит артачак. 
Хезмәт хакы, пенсияләр, 
Һаман шулай калачак. 
 
Дисәмдәген дөрес булмас, 
Өстәрләр бер — ике йөз. 
Тагын ике йөз өстәрләр, 
Килеп җиткәч алтын көз. 
 
Түләү кагазьләрен күргәч, 
Күзең булыр маңгайда. 
Алар шулай артып торыр, 
Яңа туган һәр айда. 
 
Ришвәтчелек, гаделсезлек, 
Үзенең юлын яра. 
Шифаханәләрдә хезмәт, 
Һаман түләүле кала. 
 
Тарифлар да бик югары 
Утка, суга, газларга. 
 Миңа бердә кызык түгел, 
Сиңа җавап язарга.” 
 
Укыдым да уйга калып, 
Тордым башымны кашып. 
Тагын җавап сүзе итеп. 
Җибәрдем мин хат язып. 
 
“ Нишлисең бит болар барда, 
Безнең башлардан үткән. 
Пенсиягә дә чыгарбыз, 
Үлми, яшенә җитсәң. 
 
Үзебездә чыксадагын, 
Газы, уты, нефете. 
Күп шул аның эшләмичә, 
Ашаучы эте-бете. 
 
Безнең кебек йөзгә, меңгә 
Алар кәнәгать түгел. 
Эшләми тапкан миллионны, 
Туздыруы бик җиңел. 
 
Белсәләрдә газ, су, утның, 
Кыйммәтле бәяләрен. 
Гади халык түли инде, 
Җыеп бар тиеннзрен. 
 
Сиңа мәгълүмдер Кыш бабай, 
Бездә бит халык тырыш, 
Һәммәсенә дә түзәрбез, 
Тик илләр булсын тыныч. 
 
Балалар исән-сау булсын, 
Бирмә сугыш афәтен. 
Олыгайган көнебездә, 
Күриек бала рәхәтен. 
 
Өстәлләрдә һәрвакытта, 
Ипи белән тоз булсын. 
Дуслар, туганнар килгәндә, 
Ишекләр ачык торсын. 
 
Яман чирләр алып килмә, 
Саклачы үлемнәрдән. 
Иң зур теләгем калды бит: 
Аерма якыннардан. 
 
Һәрвакыт кояш балкысын, 
Чалт аяз күгебездә. 
Төкле аякларың белән, 
Рәхим ит түребезгә.

Рейтинг: +32 442 просмотра
Комментарии (1)
Рафаэль Назипович # 7 декабря 2018 в 08:11 0
Хәерле имин еллар килсен!
Мы в контакте