Без Казанга экскурсиягә бардык. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ап-ак Спас манарасын сәгать бизәп тора. Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. без аның шигырьләрен яратып укыйбыз. Кремльдә без сөембикә манарасының тырихы белән таныштык. Кол Шәриф мәчетен озаклап карадык. Экскурсия безгә бик тә ошады.