Яхшы кешеләр.
Табигатькә карата шәфкатьле булырга кирәк. Әйләнә-тирәбездә андый кешеләр күп. Һәр елны җәйге каникул вакытында мин Каенлык авылына кунакка барам. Әлеге авылның табигате искиткеч матур.Тау астыннан чишмә ага. Әлеге авыл егете Таһир абый чишмәнең тирә-ягын тазартып, менә дигән урын ясаган. Инеш аша басма салынган, утырып ял итәргә утыргычлар куелган. Менә шундый игелекле кешеләрдән үрнәк алып яшәргә кирәк.