ГлавнаяСТАТЬИАрхивМой родной крайЧал тарихлы Ятмас Дусай

Чал тарихлы Ятмас Дусай

17 декабря 2015 - Алина Шайхутдинова

… Яшәр өчен суларыңны эчеп, 

Йөрәгемә яллар алырмын.

Туган авылым минем Ятмас Дусай

Гомерлеккә синдә калырмын...

Минем туган авылым Ятмас Дусай- бай тарихлы, гүзәл табигатьле авыл.Ул әлеге көнгәчә татарның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәүче саф татар авылы. Безнең урмандагы меңьеллык имән дә, авыл кырыеннан үтүче әби-патша юлы да, һәркайсының  тарихи исеме булган чишмәләр дә, зиратында 1336  нчы елгы кабер ташы  да аның чал тарихын күрсәтә.

Авылымның тирә-ягын гүзәл урманнар әйләндереп алган. Авылга якын урнашкан урманны Кәрпи урманы дип атыйлар. Монда кайчандыр Карпов бай яшәгән (исеме дә шуннан чыккан) ишегалды хәзер каен җиләгенә бик бай алан. Әйтүләренә караганда, монда дистә еллап элек тә килеп хәзинәләр эзләгәннәр.

Авыл читендә Изгеләр зираты һәм Изгеләр чишмәләре бар.Күз чишмәсе дип аталган Изге чишмәгә, шифа эзләп, хәтта чит регионнардан да киләләр.Ул ике урыннан тибеп чыга һәм күзләрне бик хәтерләтә. Риваятьләргә караганда, ул моннан  350 ел элек мәчет ишек алдында тибеп чыккан. Аның суы  күзләрне сихәтли һәм башка авыруларга да сихәт өсти диләр.  Аның турында җыр да туды. (Кәүсәрия  Галиуллина көе, Ленар Баймиев сүзе).

Гасырлар үткәч тә, мин туган ягымның гүзәл табигатен югалтмавын, аның ничә буын бабайлардан калган тарихын онытмавын телим.

 

Рейтинг: +1 873 просмотра
Комментарии (2)
Ислам Ханов # 22 декабря 2015 в 10:28 0
Молодец!
Алина Шайхутдинова # 23 декабря 2015 в 18:42 0
Спасибо!