Һәрбер төбәкнең, авылның җырларга кергән чишмәләре була.Безнең авылыбызда да чиста, саф сулы, челтерәп агучы чишмәләр бар.Югары очта Мәкәр чишмәсе, түбән очта авылны чыккач, яр буенда Ак кое дип аталучы чишмә, аннан да түбәндәрәк Әдәл чишмәсе.Авыл халкы, укучылар чишмә буйларын карап, чистартып кына торалар.

Шуңа күрә табигатебезне саклыйк, пычыратмыйк! Чишмәләребезнең суын эчкән кеше үзенә көч, дәрт, сихәт алсын, күңелләре күтәрелсен!