ГлавнаяСТАТЬИАрхивМой родной крайАктанышым – ак илем.

Актанышым – ак илем.

24 ноября 2015 - Зиля Аглетдинова

Актанышым – ак илем.

Актанышым – ак илем,

Ак илемдә – ак көнем.

Илдә-көндә, тирә-юньдә

Шөһрәт  казанган җирем.

     Э.Шарифуллина

 

Шагыйрьләребез язганча, Җөмһүриятебез күгендә Кояшның беренче нурлары Актаныш төбәгендә кабына. Мондагы халык, өч сәгать поясы кисешкән урында яши, башка татарстанлылардан 2 сәгать алданрак аягына киенә. Хезмәттәге уңышларының нигезе шуннан башлана.

         Актаныш районның ярларын берсеннән – берсе гүзәл, җырларда җырланучы Ык, Сөн, Агыйдел елгалары юа, ә төньякта бөек Чулманның дулкыннары уйный. Күлләре күп, төньяк-көнбатышта Көләгеш сазлыгы зур мәйдан били. Ком, ташлы ком, торф ятмалары бар. Соңгы елларда алтын барлыгы беленде. Нефть чыгарыла.

Район 1930 елның 10 августында төзелә. Бүгенге көндәге 87 авылның икесе — Мари Суыксу һәм Терпеле — мари авыллары, Михайловка — татарлар белән катнаш рус авылы исәпләнә, калганнары — саф татар авыллары

Актаныш халкы иҗатка, сәнгатькә чын күңелдән гашыйк. Актаныш төбәге татар әдәбиятына рәсми танылган 31 язучы, шагыйрь, драматург бирде. Атаклы җырчыларыбыз  Әлфия Авзалова, Асаф Вәлиев, Илгизәр Исламов, Фәрит Мирзануров, —  Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов, Инсаф Хәбибуллин, Илгиз Закиров кебек композиторлар, татарның беренче музыка профессоры Мансур Солтанов, Иттакый Халитов, Фәнис Гыйльметдинов, Кирам Сатыевтай атаклы башкаручылар белән теләсә кайсы төбәк горурлана алыр иде.  Болар халкыбызның йөзек кашлары санала.

Менә шундый инде ул Актанышым — туган җирем.

 

Рейтинг: +27 1056 просмотров
Комментарии (23)
Алексей Агашков # 24 ноября 2015 в 12:38 0
здорово!
Айзиля Закирзянова # 24 ноября 2015 в 12:39 0
Молодчина!
Далия Ловцова # 24 ноября 2015 в 12:41 0
Молодец!
Ева Яндуганова # 24 ноября 2015 в 12:43 0
Бик кызык!
Амир Бариев # 24 ноября 2015 в 12:50 0
красиво
Эмиль Хабибрахманов # 24 ноября 2015 в 12:55 0
красивый город
Алина Зиганшина # 24 ноября 2015 в 12:57 0
Молодец, любишь свою родину!!! v
Камила Файзуллина # 24 ноября 2015 в 13:09 0
Бик матур
Зиля Бикмаметова # 24 ноября 2015 в 13:31 0
Здорово!!!
Ислам Шайдуллин # 24 ноября 2015 в 13:43 0
Молодец!
Алсу Хабибуллина # 24 ноября 2015 в 14:48 0
Бик матур!
Ляйсан Хафизова # 24 ноября 2015 в 14:53 0
Молодец!!!
Ислам Хасаншин # 24 ноября 2015 в 16:26 0
Красиво
Ильвира Степанова # 24 ноября 2015 в 17:00 0
молодец как красиво
Элина Рахматуллина # 24 ноября 2015 в 17:22 0
v
Ильяс Шакиров # 24 ноября 2015 в 17:55 0
dance
Амир Ахмадышев # 24 ноября 2015 в 17:59 0
замечательный город.
Ралина Гарипова # 24 ноября 2015 в 19:12 0
Молодчина!
Алия Шакирова # 24 ноября 2015 в 19:53 0
МОЛОДЕЦ
Гулия Калимуллина # 25 ноября 2015 в 12:52 0
бик матур
Алиса Гарифуллина # 27 ноября 2015 в 19:26 0
молодец!!
Алия Салахова # 29 ноября 2015 в 17:03 0
шэп
Fedor Tolmachov. # 1 декабря 2015 в 15:42 0
Красиво shock