ГлавнаяСТАТЬИАрхивКультурное путешествиеТукай музеена сәяхәт

Тукай музеена сәяхәт

7 декабря 2016 - Нияз Галимов

          Мин каникулда дәү әнием белән Казанга бардым. Без автобус белән бардык. Автобус тәрәзәсеннән бөтенесен карап бардым. Казанга җиткәч, метрога төштек, поездга утырдык. Метродан чыккач, Тукай музеена киттек. Юлда Тукай һәйкәле янында фотога төштек. Театр янындагы Кабан күлен карадык. Шүрәле белән татар егете янында фотога төштем.

          Музейга килеп җиттек. Анда мин бөтен бүлмәне карап чыктым. Миңа бигрәк тә Яңа Бистә макеты ошады. Йортлар бер, ике, өч катлы гына, хәзерге шикелле бик биек түгел. Элеккеге партаны күрдем. Уен кораллары да бар иде музейда. Миңа музей бик ошады. Кайтканда, кибетләргә кердек. Тагын метрога төшеп, Тукай станциясендәге рәсем-картиналарны күрдек. Анда “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кызыклы шәкерт”, “Кышкы кич”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән сандугач” әсәрләреннән күренешләр бар иде. Миңа бу әкият һәм шигырьләр мультфильмнардан таныш иде инде. Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен, мультфильмнарын бик яратам. 

 

 

Рейтинг: +1 347 просмотров
Комментарии (1)
Камилла Юнусова # 12 декабря 2016 в 21:17 0
Бик матур язгансын!