Көзге каникул вакытында мин Апас районы Тутай авылында урнашкан Сара апа Садыйковага багышланган музейда булдым. Музейда Сара апаның шәхси әйберләре, төрле фотолар саклана. Музейда миңа бик ошады.
Ә кем соң ул Сара Садыйкова.?
Сара апа Садыйкова 1906 елда Казанда туа. Ләкин үзе туган ягым дип, Тутай авылын исәпли. Чынлыкта Тутай авылы Сара апаның әнисе Бибигайшәнең туган төбәге.
Һич китмәссең кебек иде арабыздан,
Искә төшсәң, сагыш сарка ярабыздан.
Бүген дә бит илһам алып, сихәт алып
Яши күпләр, синнән-Моңсар анабыздан.
Яшибез, тик сагынабыз Моңсарабыз
Апастагы Тутайга да гел барабыз.
Хыялларга кайтарып бер терелтәбез,
Мизгел үтә-тагын синсез калабыз без.
Сара апа безгә 335 җыр язып калдырды, ләкин аның бары тик 50 якыны гына җырлана. Сара Садыйкова татар халкының йөзек кашы. Ул безгә бик тә бай рухи милли хәзинә калдырып китте. “Сара апа үзенә һәм башкаларга таләпчән, халыкка тирән ихтирамлы, югары музыкаль белемгә ия, сәхнә аның стихиясе, сизгер күңелле, җор телле, хәрәкәтчән, дәртле, зыялы,”- дип язды аның турында шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева. Сара апа дан-шөһрәт алдында да баш имәгән горур һәм мәгърур җан. Бөтен гомере буе сәнгатькә гашыйк, сәнгатькә хезмәт иткән, кырык ел сәхнәдән төшмәгән, зарланып, елап, йөрәк әрнүләрен кешегә күрсәтеп яшәмәгән. Сара апа бик күп йөри, йөрергә бер дә иренми торган җан иясе була. Ул Татарстанны аркылыга, буйга йөреп чыга.
Укучылар белән очрашуларга еш йөри. Сара апа безнең күңел кылларын терелтеп, көннәрдән беркөнне үз йөрәгендәге соңгы кылы өзелеп, арабыздан китеп барды. Әмма халык мәхәббәтен казанып, халык мәхәббәтен яулап, чын мәгънәсендә олы шәхес биеклегенә күтәрелеп китте. Сара Садыйкова-татар халкының мәңгелек мәхәббәте. Ә мәхәббәт сагышсыз булмый. Чиксез сагындыра Сара апа!