Кукмара музее бик тә искиткеч музей. Анда данлыклы байлар булган Комаровларның эш кабинеты бар. Бик бай туган авыл макеты бар. Аны элеккеге хезмәткәр хәзер мәхрүм инде Николай Ишпаев ике ел дәвамында ясый. Әлеге макет республика күләмендә үтә торган чараларда барлык халыкка зур кызыксыну уята. Музейның ишегалдында рус келәте, аның эчендә бакыр кою остахәнәсен тасвирлаган алачык. Шунда ук беренче очучы "Убырлы карчык" һәм "Шурәле" яши. Элек Җилой Рудник авлы янында бакыр чыгарганнар. Галимнәрне чакырып, таудагы шахтаның бүгенге торышын өйрәнгәннәр инде. безнең музей бинасын һәм экспонатларны күреп хәйран каласың. Чөнки анда ниләр енә юк. музей буенча сәяхәт итү безгә бик тә ошады. музейда элеккеге заменның көнкүреше дә, аның чынбарлыгы да яхшы күрсәтелгән. Ул чорның хәттә исе дә сакланган. сирәк очрый торган экспонатлар аеруча күп монда. Чын тарантас, талдан үрелгән сөзгеч, он иләкләренең кайбер төрләре, юкәдән үрелгән янавыч савыты. үгез һәм сыер җигә торган камыт. Боларны бары күрергә генә кирәк. бу бит бары тик — хәзинә.
