ГлавнаяСТАТЬИАрхивКультурное путешествиеМой культурный наставник

Мой культурный наставник

28 апреля 2017 - Нияз Галимов

 

Мин, Галимов Нияз, Биектау районы Айбаш урта мәктәбенең 2 нче класс укучысы, үземнең мәдәни остазым турында язарга телим. Ул – минем дәү әнием Низамиева Әлфинур Нуртдин кызы. 1 нче класска укырга кергәнче үк, дәү әнием мине музейларга, паркларга алып бара башлады. Без аның белән иң беренче Казанга бардык. Мәмдәл – Казан автобусына утырдык та Казанга киттек. Мин юл буе бөтен тирә-якны карап бардым, карап кайттым. Без Җиңү паркында йөрдек, миңа анда бик ошады. Балалар бакчасына йөргәндә үк, дәү әнием мине мәктәп укучылары белән бергә Казан буйлап экскурсиягә алып барды. Мин Кремльне күрдем, Иске Бистә урамнарында йөрдем, “Туган авылым”да булдым. Мин сәяхәтләрне, экскурсияләрне яратам, биналарны кызыксынып карыйм, чөнки мин киләчәктә архитектор булырга телим. Дәү әнием, үзе бара алмаганда, мине әтием һәм әнием белән җибәрә. Без күп музейларда, театрларда булырга өлгердек. Биектау районы “Туган якны өйрәнү” музеена, тәвә кошы фермасына, Иске Казанга, Яшел Үзәннең Исаково музеена, Арча районының “Казан арты” музеена дәү әтием һәм дәү әнием белән бардык. Арча районы Кырлай авылындагы музей-комплекска (монда ике тапкыр булдык: җәй көне һәм кыш көнендә), Кушлавычтагы Г.Тукайның музей-йортына, Арча районындагы “Әлифба” музеена гаиләбез белән бардык. Тукайның Казандагы музеена дәү әнием белән генә бардым.

 

 

Дәү әнием мине Г.Камал театрына (берничә тапкыр) һәм “Әкият” курчак театрына да алып барды.  Ул үзе дә спектакльләр карарга, музейларда йөрергә ярата. Без аның белән күп бәйгеләрдә катнашырга өлгердек. Дәү әнием мине пыялага пластилин белән рәсем ясау бәйгесендә катнаштырды. Ул мине чигәргә өйрәтте, чигүем белән конкурста катнаштым. “Зарница” уздырган ярышта 2 нче урын алдым, мине анда ял итәргә, үзәк белән танышырга чакырдылар. Бүләк ителгән йомшак уенчыкны мин сеңлемә бирдем, ул аны көн саен үзе белән бакчага алып бара. Миңа анда бик ошады. Безнең өчен кирәк мондый оешмалар.

“Мәдәни көндәлек”не җитәкчеләр бик дөрес уйлап чыгарганнар. Рәхмәт аларга. Мин киләчәктә дә экскурсияләргә барачакмын. Карыйсы музейлар бик күп бит әле. Сез оештырган конкурсларда катнашасым бар.

Теги: статья
Рейтинг: 0 638 просмотров
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!