Көзге каникул вакытын мин түземсезләнеп көттем һәм бик күп истәлекле урыннарда булдым. Иң беренче үзебезнең Әлмәт шәһәрендә урнашкан туган якны өйрәнү музеена бардым, үзем өчен бик күп мәгълүмат алдым. Анда үзебезнең авылдашыбыз герой — афганчы Искәндәров Фоат улын,
артистка Загидуллина Гөлнара апаны күреп горурландым.
Мин үз фикеремне язып калдырдым.
Шулай ук картиналар галереясендә дә булдым. Шундый искиткеч матур картиналар күрдем һәм анда бик күп картиналар дөгенең үләненнән эшләнгән кәгазгә ясалган иде.
Безнең Әлмәт шәһәре ул нефтьчеләр башкаласы. Быел Әлмәт районына 85 ел булды.
Шулай ук "Додо пицца" ресторанында, панорамада, кинотеатрда булдым.
Авылыбыз мәдәният йортында үткәрелгән “Җырсыз яшәү мөмкин түгел” җыр кичәсендә катнаштым. Кичә бик күңелле үтте. Без бу кичәдә “Туган авылым Кама – Исмәгыйль” җырының көен язган Гильфанова Эльмира Хатип кызы белән очраштык.