Минем бүген үзебезнең Әлмәт шәһәрендә булган «Арлекин» Шапито циркында булдым. Алар безгә Воронеж шәһәреннән килгәннәр. Цирк шундый күңелле үтте. Акробатлар һәм куркусыз гимнастлар, жонглёрлар бик матур чыгыш ясады. Безгә дөньядагы иң кечкенә велосипедта йөреп күрсәттеләр. Аренада клоун Лёлик безне һәрвакыт көлдереп торды. Маймыллар, попугайлар, скакалкада сикерүче этләрләрнең чыгышы искиткеч матур булды. Бөтен халыкны шаккаттырганы аюлар чыгышы булгандыр. Алар шундый осталар, үзләренең бик күп һөнәрләрен күрсәттеләр. Бигрәктә Злата кушаматлы аю бөтен кешене хәйран калдырды. Ул цирк куполының өстенә кадәр менеп гимнастлар кебек чыгыш ясады, аны дөньяда бердәнбер шундый аю диделәр.
Минем цирк артистларына бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларның киләсе елга да безгә килүләрен телим.