Мин укый торган мәктәбемнең музеенда булдым.

Аның җитәкчесе Гөлсинә апа Сафина.
Анда элеккеге язу машинасы, кер үтүкли торган күмер үтүге, сәгатьләр, флаглар, авыл тарихы язылган альбомнар, сугыш ветераннарына багышланган стендлар, барабаннар, быргылар һәм башка төрле бик күп әйберләр бар.

Безнең әби-бабайларыбыз укыганда, мәктәптә линейка булганда, барабаннар кагып, быргылар кычкыртып, флаг тотып җыела торган булганнар.Мин быргыны кычкыртып та карадым.
Без үткәннәрне онытмаска тиеш!
Миңа музейда бик ошады.